Пенсияләрне яңадан исәпләделәр
Җәмгыять

Пенсияләрне яңадан исәпләделәр

Без­нең районның 1248 пенсионерына пенсия индексацияләнде, аның уртача күләме 184,09 сум тәшкил итте.

(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары"). РПФның ТР буенча Тәтеш районы идарәсенең клиентлар хезмәте бел­геч­ләре мәгълүматлары буенча, эшләүче пен­сионерларның пенсия­ләре 1 август­­тан индек­сация­ләнде, алар өчен 2020 елда иминият взнослары кертелде. Без­нең районның 1248 пенсионерына пенсия индексацияләнде, аның уртача күләме 184,09 сум тәшкил итте.
– Районыбызда шулай ук 1 августтан 32 пенсионерга, тупланма пенсия алучыларга һәм 2020 елга пенсия тупланмаларын инвестицияләү коэффициенты хисабына тиз арада түләүне алучыларның пенсия тупланмалары яңадан исәпләнде, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре.


Нет комментариев