Җәмгыять

Пенсияне иртәрәк алачаклар

Почта аша 12, 13 һәм 14е көнне пенсия алучылар, бәйрәм көннәре сәбәпле, пенсияне 11 июньдә алачак­лар.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары").

Почта аша 12, 13 һәм 14е көнне пенсия алучылар, бәйрәм көннәре сәбәпле, пенсияне 11 июньдә алачак­лар. Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр алучыларның графиклары бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләр, шулай ук түләүләрне 11 июньдә алачак. Бу хакта РПФның ТР буенча бүлеге хәбәр итә. Пенсия түләү буенча кайнар линия номерларын исегезгә төшерәбез: Россия почтасы – ­8-800-100-00-00; ­Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы ­буенча бүлеге – 8-800-600-0-357.
 


Нет комментариев