Яңа ел бәйрәмнәренең үзгәрешсез атрибутлары – фейерверклар, бенгаль утлары, петардалар – алар белән сак эш итүне таләп итә.
Сатып алыр алдыннан төргәкнең тәртиптә икәнлеген тикшерегез.
I – III класслы куркынычлылыктагы продукция кулланыгыз.
Бинаның эчке ягында пиротехника куллану тыела.
Филтә ким дигәндә 20 мм озынлыкта булырга тиеш.
Кабызып җибәрүне 18 яшьтән өлкәнрәк кеше башкарырга тиеш.
Кулланылган эшләнмәне суынсын өчен 15 минутка калдырып торыгыз.
Калдыклар бер тәүлеккә суга салып юкка чыгарыла.
Көчле җил яки яңгыр булганда пиротехниканы кабызырга ярамый.
Эшләнмәләрне мөстәкыйль сүтү катгый тыела.
Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: 01, 101, 112.
Исегездә тотыгыз, сезнең иминлек – үзегезнең кулларда!
фото: архив/Авангард
Нет комментариев