«Покров утырмалары»
Жуково мәдәният йорты хәбәр итә
(Тәтеш, 17 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 14 октябрь көнне авыл мәдәният йорты директоры Борисова Н.А., җирлек китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Малкина И.В. һәм «Улыбка» балалар клубында катнашучылар, Жуково авылының өлкән яшьтәге кешеләре өчен «Покров утырмалары» оештырдылар.
Балалар «Покров» христиан бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, борынгы уеннар уйнадылар һәм рус халык җырларын башкардылар.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев