Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Полицейскийны хурлаган өчен хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы Казанда яшәүче 25 яшьлек берәүгә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 5 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Суд аны РФ Җинаять кодексының 319нчы маддәсендә каралган (хакимият вәкилен үзенең вазифаи бурычларын үтәгән вакытта һәм аны башкару белән бәйле халык алдында хурлау) җинаятьне кылуда гаепле дип таныган.
“Хөкем ителүченең 2019 елның 17 августында сәгать 4ләр тирәсендә Тәтештәге шәһәр кунакханәләренең берсе янында исерек килеш полиция хезмәткәрен вазифаи бурычын үтәгән вакытта халык алдында әдәпсез, тупас итеп хурлый. Суд аны 160 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем итте”, – дип хәбәр итәләр прокуратурадан. 
Хөкем карары законлы көченә кергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев