Халыкка грипптан вакцина ясау дәвам итә.
Грипптан нигә вакцина ясатырга кирәклеге турындагы сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алмаз Юнысов җавап бирә:

– Вакцина ясату грипп йоктыруның һәм авыруның катлаулы төрләрен, үлем-җитем очракларының арту куркынычын сизелерлек киметүгә мөһим йогынты ясый. Грипптан ясалучы вакцинаның составы ел саен яңадан карала. Аларга алдагы сезонда аеруча да киң тарала торган вируслар кертелә. Вакциналарда тере вирус юк. Алар гриппның үзенә караганда мең тапкырга куркынычсызрак.
Исегезгә төшерәм, нык иммунитет булдыру өчен 2 атнадан 4 атнага кадәр вакыт кирәк, шуңа күрә Тәтеш районы халкын прививканы алдан ук ясатырга өндим. Вакцина ясату өчен ике вакцина бар, алар рәсми рәвештә расланган. Алардан соң өзлегүләр теркәлмәгән.
Грипптан прививканы Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, Олы Тархан участок хастаханәсендә, Олы Шәмәк табиб амбулаториясендә, фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга мөмкин.
Вакцина ясатыр алдыннан белгеч белән киңәшләшү зарур.
Нет комментариев