Профилактик чараның дәрәҗәсе үсәргә тиеш
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендәге Тәтеш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координацион комиссия утырышы эшендә көнкүреш һәм рецидив җинаятьчелекне, балигълык яшендә булмаучыларның хокук бозуын, сукбайлыкны һәм күзәтүчесезлекне, Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә ата-аналар тарафыннан балаларны машина белән китергән вакытта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне профилактикалау мәсьәләләре төп сөйләшү булды.
(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы прокуроры Илдар Гайнуллин мәсьәләләрне тикшергән вакытта болай дип билгеләп үтте: “Районда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүгә юнәлтеп уздырылган профилактик чараларның дәрәҗәсен кичекмәстән активлаштырырга кирәк”.
Комиссия әгъзалары шулай ук ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә ведомствоара ярдәм итү эшен тикшерделәр. Тәтеш районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләре агымдагы елда районда халык дружиначылары эшчәнлегенә анализ үткәрде. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде, Аркадий Борисович алар буенча тиешле йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев