Прокуратура Татарстаны 816 кв. м мәйданда рөхсәтсез казу эшләрен ачыклады
Җәмгыять

Прокуратура Татарстаны 816 кв. м мәйданда рөхсәтсез казу эшләрен ачыклады

Мөслим районының бер авыл җирлегендә файдалы казылмаларны рөхсәтсез чыгару факты теркәлгән.

Законсыз эшчәнлек нәтиҗәсендә 816 квадрат метр мәйданда җир өслеге бозылган.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, казып алынган табигый ресурслар «Благоустройство и Озеленение» оешмасы территориясендә сакланган. Предприятие җитәкчесенә карата җирнең уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу турындагы маддә буенча административ эш кузгатылган.

Тикшерү күрсәткәнчә, эшләр тиешле рөхсәт документларыннан башка башкарылган. Алынган файдалы казылмалар законсыз рәвештә чыгарылып, соңрак файдалану өчен складка җыелган.

Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган.


Нет комментариев