Радик Сабиров гәҗит укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикаларын яратып укуларын әйтә
Моннан утыз ел элек, 17 августта, “Шәһри Казан” гәҗитенең беренче саны басылып чыккан һәм ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар анда актуаль булган
(Тәтеш, 17 август, “Тәтеш таңнары”). “Шәһри Казан” гәҗитенең баш мөхәррире Радик Сабиров укучылар бүгенге көндә басма гәҗиттән матурлык эзли, дип хәбәр иткән “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Интернетта иң популяр темалар – шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде”, – дип сөйләгән “Шәһри Казан”ның баш мөхәррире.
Радик Сабиров гәҗит укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап, дин рубрикаларын яратып укуларын әйткән. “Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Пандемия вакытында бу бигрәк тә сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды”, – дип белдергән Радик Сабиров.
Моннан утыз ел элек, 17 августта, “Шәһри Казан”ның беренче саны дөнья күргән. “Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Бу редакциядә бик күп шагыйрьләр эшләү белән бәйле булгандыр”, – дип сөйләгән “Шәһри Казан”ның хәзерге баш мөхәррире Радик Сабиров.
фото: Татар-информ/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев