Район башлыгы бәйрәм белән котлый
3 июль – РФ Эчке эшләр министрлыгының дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Һөнәрегезнең әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Елның һәр фасылында, ялсыз һәм бәйрәмсез, сез Тәтеш районы юлларында җаваплы һәм катлаулы хезмәт башкарасыз. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау кебек иң мөһим бурычны үтисез, районыбызда транспорт хәрәкәтенең өзлексезлеген тәэмин итәсез, профилактика эшенә һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә зур игътибар бирәсез.
Хезмәт ветераннарына – аерым рәхмәт сүзләре. Сез районыбызда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү хезмәтенә нигез салучыларның берсе булдыгыз, яшь буын инспекторларга бай тәҗрибәгезне һәм күркәм хезмәт традицияләрен тапшырдыгыз. Һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм хезмәтнең үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт.
Сезгә сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә сабырлык һәм түземлек телим. Тәтеш районы халкы иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар юлдаш булсын!
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев