Район башлыгы мобилизацияләнгән тәтешлеләр белән очрашты
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган, хәзерге вакытта “Казан Экспо”да хәрби әзерлек узучы ир-егетләр янына барды.
(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Рәмис Хатыйп улы тәтешлеләрнең урнашу шартлары белән танышты, алар белән аралашты һәм һәркайсына термокиемнәр, беренчел кирәкле әйберләр тапшырды.
– Егетләр хәзерге вакытта өйрәнүләр узалар, алар хәрбиләрчә рух күтәренкелегендә. Бүгенге көндә хәрби күнекмәләр үтүчеләрнең яки махсус хәрби операциядә булучыларның һәркайсы – чын герой, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев