Бәйрәм көнендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов шәһәр мәчетендә булды, анда ул мөселманнарны изге ай тәмамлану белән котлады.
(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Узган атнада, җомга көнне, районның барлык мәчетләрендә Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм гаетләре узды.
Бәйрәм көнендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов шәһәр мәчетендә булды, анда ул мөселманнарны изге ай тәмамлану белән котлады.
Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов үзенең вәгазендә изге Рамазан аенда ураза тотуның файдасы һәм әҗер-савабы турында сөйләде, дингә ихлас ышану, игелекле ниятләр һәм күркәм гамәлләр ярдәмендә Аллаһка рухи якынаюның әһәмиятен билгеләп үтте.
Нет комментариев