Районыбызның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Кайбыч районында узган республикакүләм “Кичке уен”да катнашты
– Кайбычлылар безне кунакчыл каршылады, – диде районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.
– Кайбычлылар безне кунакчыл каршылады. Чара Галия Кайбицкая музее каршындагы мәйданнан башланып китте һәм Сабан туе аланында дәвам итте. Анда безнең “Иделкәй” ансамбле тамашачыларга күңелле җырларын бүләк итте, төрле уеннарда катнашты. Шуның берсе – “Самавыр кайнату” булды. Тәтешлеләр әлеге ярышта уңганлыкларын күрсәттеләр һәм беренче урынны алып, Кайбыч районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Аннан матур тәэсирләр алып кайттык, – диде районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев