«Рәхмәт сезгә, укытучылар!» фотоконкурсы Халыкара Укытучылар көненә багышлана
Җәмгыять

«Рәхмәт сезгә, укытучылар!» фотоконкурсы Халыкара Укытучылар көненә багышлана

«Авангард» газетасы редакциясе Укытучылар көненә «Рәхмәт сезгә, укытучылар!» фотоконкурсы игълан итә, ул 2024 елның 1 октябреннән 13 октябренә кадәр үткәрелә.

«Рәхмәт сезгә, укытучылар!» фотоконкурсы Халыкара Укытучылар көненә багышлана, ул ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.

«Авангард» газетасы редакциясе Укытучылар көненә «Рәхмәт сезгә, укытучылар!» фотоконкурсы игълан итә, ул 2024 елның 1 октябреннән 13 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурста ТР Тәтеш районының белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары катнаша ала.
Фотолар 2024 елның 11 октябреннән  16 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фотосурәтләрне безнең avangard@tatmedia.com электрон адресына, Укытучы тамгасы белән җибәрегез (1 катнашучыдан - 1 фото). Сурәттә без сезне һәм сезнең педагогны күрергә телибез. Аның хакында, шулай ук үзегез укый торган яки кайчандыр укыган мәктәп турында язарга онытмагыз.

Фотолар шулай ук «Рәхмәт сезгә, укытучылар!» Конкурслар  бүлегенә (http://tetyushy.ru/ “Тәтеш таңнары” сайтына йөкләнелә) кабул ителә.

Тавыш бирү 12 октябрьдә 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Тәтеш таңнары сайтында узачак.

Җиңүче иң күп тавыш буенча билгеләнәчәк. Җиңүче турында район “Тәтеш таңнары” газетасында мәкалә бастырылачак.

Яшь категориясе 6+

фото: Авангард архивыннан


 


Нет комментариев