Район активы киңәшмәсендә район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләрен карадылар,
---------
(Тәтеш, 7 март, "Тәтеш таңнары"). Район активы киңәшмәсендә район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләрен карадылар, район территориясендәге оператив хәлне анализладылар; Тәтеш муниципаль районында социаль яклау органнары, Тәтеш урманчылыгы, 2018 елда районның халыкка мәшгульлек үзәгенең эшенә нәтиҗә ясадылар һәм югарыда күрсәтелгән оешмаларга 2019 елга эш планнары билгеләделәр.
Киңәшмәдә катнашучылар җаваплы затларның быел Тәтеш муниципаль районында хезмәт базары киеренкелеген киметү буенча планлаштырылган һәм район территориясендә янгынга каршы чаралар турындагы мәгълүматларын тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев