Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авылларында егетләрне армия сафларына озаталар

Байраштан Марат Гайфуллин хәрби бурысын үтәргә чакырылган.

(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары"). Район авылларында егетләрне армия сафларына озаталар. Байраштан Марат Гайфуллин хәрби бурысын үтәргә чакырылган.

Яшь егеткә әлеге уңайдан җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен әйтеп, истәлекле бүләк тапшырган, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре Тәнзилә Йосыпова белән Ләйсән Хәйруллина җылы эчтәлектәге теләкләргә кушылып, күңел кичерешләрен җиткергәннәр.

"Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул, - дип тирән тәэсирләре белән уртаклаша байрашлылар. - Авылыбызның лачыны Гайфуллин Марат туган илебез сагына армия сафларында хезмәт итәргә чыгып китәргә тора. Без аның белән чиксез горурланабыз, аны бик яратабыз һәм исән-имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуын телибез".

фото предоставлено Лейсан Хайруллиной

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев