Җәмгыять

Район авылларында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза икән?

Бу хакта гәҗит хәбәрчеләре белеште

(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»).  “Йорт тирәләрен җыеш­тырдык. Эшсез торган юк. Көннәр матур булганда әнинең йорт янын тәртипкә китердек. Аш-су әзерләүгә дә шактый вакыт китә”, – диде  Түбән Тарханнан Миңзифа ­Галиуллова. 

“Өйдә тик утырмыйбыз. Бак­лажан, борыч, помидор рассадаларын күз карасыдай карап үстерәм. Көннәр җылынып китүгә аларны теплицага чыгарам. Балалар белән бергәләп камыр ризыклары пешерәбез. Алар минем ярдәмчеләр”, – диде Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова.

“Зур Әтрәч җирлегендә үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе үтәлә. Шулай да тырыш авыл кешеләре һава торышы яхшы булудан файдаланып калырга тели. Мәсәлән, Хәмидә апа Гыймадиева беренчеләрдән булып йорт янын җыеш­тырды. Аңардан соң күршесе Әлфия апа Вәлиева да бер сәгатен чисталык булдыруга багышлады. Кече Әтрәчтән Назирә апа Тимерҗанова, Фәйрүзә һәм Хәлил Нигъмәтуллиннар өй яннарында тәртип урнаштыру белән мәшгуль булдылар. Яз көне монысы да әһәмияткә ия”, – дип хәбәр итте җирлек башлыгы Илнур Юнысов.

Бидәңге авылында урам юлларын шомартканнар. “Уңган тракторчыбыз Ирек абый юлларны тигезләде. Исән-имин булсын”, – дип хәбәр итә авыл кешеләре. Алар өчен без дә сөенәбез. Яз айларында юллар тигез булып кипсә, икеләтә уңайлы. 

“Гаиләдәгеләр бакчабызда­гы киң ябалдашлар җи­бәргән куакларны чис­тарт­тылар. Тәмле ри­зык­лар пешереп тә сыйлана­быз. Мин социаль хез­мәткәр булгач, өлкәннәр янына барам. Азык-төлек, дарулар кирәк булса, алып кайтып бирәм”, – диде Алабирдедән Гөлсинә Габбазова. 

Сөендектә яшәүче Люция Хәлиуллованың кулларыннан гөлләр тама дисәк, бер дә арттыру булмастыр. Ул аш-суга да, тегү-чигүгә дә бик уңган. “Үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә бөтен гаиләмә битлекләр тегү белән  мәшгуль идем. Эш белән вакыт узганы да сизелми кала. Пирог­лар пешереп өйдәгеләрне сөендерәм”, – диде Люция ханым. 
 


Нет комментариев