20 декабрь – РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 20 декабрь, "Тәтеш таңнары").
“Сезгә илдә тотрыклылыкны, террорчылык, коррупция, икътисади җинаятьләргә чик кую, мәгълүмати иминлекне тәэмин итү буенча көрәшүдә җаваплы бурычлар йөкләнгән. Сезнең кыюлык, түземлек, үз хезмәтегезгә тугрылыклы булуыгыз тулаем хөрмәткә лаек. Сезгә җиңел булмаган хезмәтегездә алга таба да уңышлар телим”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләренә котлавында.
Нет комментариев