Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтешнең үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашты
Үзара элемтә эшли!
(Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтешнең үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашты. Чарада алга таба районның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Оешмаларның һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән мондый очрашулар даими уздырыла. Алар проблемалы мизгелләрне ачыклыйлар, үзара элемтә булдыруга йогынты ясыйлар һәм тәтешлеләрне районның иҗтимагый тормышында катнашырга җәлеп итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев