Җәмгыять

Райондагы мең ярымнан күбрәк бала акчалата түләүләрне алды инде

Тәтеш районындагы балалары булган гаиләләр акчалата түләүләр ала башлады.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таңнары").  Агымдагы елның 1 июнь торышы буенча, РФ Президенты Указы (№ 249, 07.04.2020 ел) нигезендә, ана сертификатына, 3 яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5шәр мең сум акча алу хокукына ия булган 239 гаиләгә РПФның Тәтеш районы Идарәсе тарафыннан түләүләр ­бирелде.

РФ Президенты Указы (№ 317, 11.05.2020 ел) буенча, Тәтеш районында 1 июньгә 3тән 16 яшькә кадәрге баласы булган 1311 гаиләгә 10 мең сум күләмендә түләү һәм 3 яшькә кадәрге 142 балага 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү бирелде, ул ана сертификаты хокукына ия булуга бәйле түгел. 
 


Нет комментариев