31 май көнне Тәтеш муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары"). 31 май көнне Тәтеш муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова 3 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды.
ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова Тәтеш муниципаль район башлыгы Р.Х. Сафиулловның ата – аналарга балалары туу белән бәйле котлавын укыды.
"Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы Инна Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
Нет комментариев