Җәмгыять

Районыбызда 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге узачак

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”).  “Әлеге дата – янәшәбездә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле, ярдәмгә һәм булышуга мохтаҗ кешеләр яшәве турында тагын бер кат искә төшерә”, – диде Тәтеш районы ­башлыгы Рәмис ­Сафиуллов. 

Район башлыгы сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле тәтешлеләргә ярдәм итү өчен районның хакимият органнары, иҗтимагый оеш­маларының көче төрле чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән, аңа аерым ярдәм итү, өйгә барып хезмәт күрсәтү, дәвалау-сәламәтләндерү, ял итүне оештыру, социаль-психологик чаралар керә, дип билгеләп үтте.

“Ихтыяр көчегез чиксез булуын, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын һәм аңлавын, якыннарыгызның җылысын, яратуын тоеп яшәвегезне телим”, – диде Рәмис Хатыйп улы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле тәтешлеләргә әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә. Районыбызда 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге узачак,аның кысаларында төрле чаралар планлаштырылган.  
 


Нет комментариев