Җәмгыять

Районыбыздагы социаль яктан куркыныч хәлдәге 6 гаилә ведомствоара исәптә тора

Районыбыздагы социаль яктан куркыныч хәлдәге 6 гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда балигълык яшендә булмаган 13 бала тәрбияләнә.

(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары").  “Гаиләнең имин булмавын ачыклау һәм гаиләләргә тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, күзәтүсезлек һәм балигъ булмау­чыларның хокук бозуларын профилактикалау барлык субъектлар системасы тарафыннан тормышка ашырыла һәм махсус мәгълүмати системада чагыла. Әлеге мәгълүмати сис­темага 2019 елда барлыгы 68 мөрәҗәгать керде”, – дип сөйли халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире ­Наталья Фунтова.


Нет комментариев