Редакция коллективын күпләр таныды
Җәмгыять

Редакция коллективын күпләр таныды

Почтальоннар район халкына газетабызны илтеп җиткерүгә үк редакциягә шалтыратулар килә башлады.

Район газетасы ­редак­ция­се хезмәткәрләрен укучы­лары­быз­ның күбесе таныды. Һәм бу икеләтә сөендерә, чөнки район газетасы өчен үтеп баручы ел – ­юбилей елы, аңа 105 ел булды.

Владимир Фролагин:

– Редакция коллективы бердәм­леге, иҗадилыгы һәм хезмәт сөю­чәнлеге белән һәрчак аерылып торды. Аңа ул чакта Мансур Нигъмәтҗанов җитәкчелек итте, ул икенче рәттә. Аның янында – урынбасар, дубляж газетасы мөхәррире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурания Гарипова, аннары – җаваплы секретарь һәм шулай ук урынбасар – редакциядә хезмәт куйган Ольга Неплевская. Янгын частендә мин Равил Ибәтуллин белән бер каравылда хезмәт куйдым, аның хатыны редакциядә тәрҗемәче булып эшләде. Гөлфия Вәлиева озак еллар алыштыргысыз тәрҗемәче булып эшләде, фотода ул Нигъмәтҗанов һәм Гарипова арасында. Фотода барысыннан да иң яше – Дамир Шәфигуллин, аның әнисе белән без педагогика училищесында бер курс­та укыдык. Кызым Наталия фотокорреспондент булып эшләгәндә редакция хезмәткәрләренең эше җиңел булмавын белдем. Коррес­пондентларга эш йөкләнә һәм язманы газета укучыларга кызыксындыргыч итеп язарга кирәк. Барлык мәгълүматлар ике телдә – татарча һәм русча чыга, бу бездәге халыкны тагын да якынайта. Танышлар белән аралашкан вакытта да өйгә алдырыла торган вакытлы матбугат арасыннан иң беренче булып район газетасын ачып карауларын ишетәм. Һәм бу да шулай ук аның кирәклегенә, мөһимлегенә дәлил.

Валентина Кормакова:

– Газета мөхәррире Мансур Нигъ­мәтҗановны һәрчак җылы­лык белән искә алам. Мин аның олы апасы Алла белән бергә ­укы­дым. Алар мәктәптән ерак түгел яшәделәр, һәм без аның белән озын тәнәфесләрдә аларның өенә йөгерә идек. Әниләренең тәмле бәлешләр, өчпочмаклар пешерүен, без аларны кайнар килеш ашавыбызны хәтерлим. Ә Мансур, бездән олырак иде, һәрчак бездән шаяртып көлә иде. Еллар узгач, абруйлы газета­ның мөхәррире булды, ул шундый ук киң күңелле әңгәмәдәш ­булып калды. 

Людмила Кузнецова:

– Редакция белән безнең дуслык көчле булды, чөнки типо­графиядә газетаны верст­калауда эшләдем. Мин Мансур Нигъмәтҗанов, Гөл­фия Вәлиева, Нурания ­Гарипова, Зәйнәп Җиһаншина, Луиза Рәхмә­туллина, Тәнзилә Хәйруллина (ул беренче рәттә уртада) берничә дистә еллар эшләдем, җаваплы секретарь Ольга Неплевская белән көн саен диярлек аралаштым. Кайчакларда миңа бухгалтер Любовь Николаевага (ул өстәге рәттә уртада) мөрәҗәгать итәргә туры килде. Яшь егетләр Дамир Шәфигуллин (сулда) һәм Евгений Курьянов  (уңда) газетаны компьютерда версткалау зарурилыгы башлангач килделәр. Барлык еллар эчендә типография редакция белән тыгыз хезмәттәшлектә һәм үзара аңлашып эшләде.

Роза Чахирева:

– Редакция коллективыннан күпчелеген шәхсән беләм. Алар үз эшләренә чын күңелләрен бирделәр, газета бай эчтәлекле, кызыклы, аны кулга алуы күңелле булсын дип тырыштылар. Һәм алар моңа ирешә алдылар, чөнки язылучылар бик күп иде, өстәвенә әле язмаларны да күп әзерләргә кирәк булды, чөнки газета ­атнага өч тапкыр чыкты. 

Ольга Безроднова:

– Редакция минем иң яраткан һәм якын коллективым, мин анда 37 ел секретарь-машинистка булып эшләдем. Мин безнең хөрмәтле мөхәрриребез Мансур Гыйләҗевич Нигъмәтҗанов булганда эшкә килдем. Урнашканда ул мине әйбәт каршы алды, гәрчә мин машинкада баса белмәсәм дә, өйрәнергә бер ай вакыт бирде. Миңа барысы да ярдәм иттеләр, киңәшләрен бирделәр, шулай да Ольга Борисовна Неплевская барысыннан күбрәк булышты. Безнең  коллектив һәрчак дус булды. Без бергә эшләдек, бәйрәмнәрне билгеләп үттек, ТР Матбугаты көне, 19 май, барысыннан да күңеллесе була иде. Гадәттә без табигатькә чыга, аралаша, кызыклы уеннар уйный идек.

Лаеклы ялда буларак, үземнең коллективны җылылык белән искә алам, чөнки без бер гаиләдәй кебек идек. Матур традицияләрнең узган гасырдан хәзергесенә күчүе аеруча да шатландыра. Без, редакция ветераннары, хәзерге көндә дә – редакциядә көтеп алынган кунак, яшьләр безне чын күңелдән сөенеп каршы ала. Мондый мөнәсәбәт йөрәкне һәм җанны җылыта. 

Гүзәлия Гафиятуллина:

– Фотода өстәге рәттәге мыек­лы чибәр егет – минем бертуган энем Илдар Минневәлиев. Ул армиядән кайткач, 90нчы еллар ахырында редакциядә эшләде. Зирәк һәм акыллы җитәкче Мансур абый Нигъмәтҗановның шоферы иде. Газета өчен язмалар әзерләр өчен алар район авыллары буйлап күпме юл үттеләр. Мөхәррирнең ничек итеп гади бер авыл малаен аталарча кайгыртуын энем хәзер дә әле искә ала. 

Нурания апа Гарипова, шулай ук районда билгеле шәхес. 


Нет комментариев