Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Редакциябезгә җылы теләкләр белән сугарылган хәбәрләр килеп тора

Аның чираттагысын без Түбән Тарханда яшәүче Миңзифа Шәмиевадан кабул иттек.

(Тәтеш,  2 гыйнвар, Тәтеш таңнары). Аның чираттагысын без Түбән Тарханда яшәүче Миңзифа Шәмиевадан кабул иттек. “Улым Раил Абдуллинга инвалидлар ункөнлеге барышында мәдәният хезмәткәрләре Миңзифа Галиуллова, Гүзәл Шәмсетдинова өебезгә килеп күңелле очрашу оештырдылар, әле тагын күчтәнәчләр дә алып килделәр. Аларны күргәч, улым бик сөенде. “Татарстан” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов та бик игътибарлы. Ул мәрхәмәтле һәм киң күңелле, бу юлы да инвалид улыма азык-төлек тутырылган күчтәнәч-пакет китерде. Эшләре һәрчак уң барсын, зур уңышлар гына юлдаш булсын”, – диде Миңзифа апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев