Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Реналь Иксанов: “Әни Нәбирә Гыйматдинава китабын алып кайтуымны сорады”

Саратовтагы гаилә татар китапларын яратып укый

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Саратов шәһәрендә яшәүче Реналь Иксанов әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың китабын алу өчен Казанга “Татмедиа” бинасындагы әдәби кафега килгән.

“Әлеге китап турында Инстаграмда пост күрдем. Аны шулай ук дусларым, әнием дә күргән. Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул татар китапларын яратып укый. Нәбирә Гыйматдинованың шушы китабын алып кайтуымны сорады”, – дигән Реналь күңел кичерешләре белән уртаклашып.

Яшь егет “Идел” яшьләр үзәгендә “Татар яшьләре лидер мәктәбе”ндә катнашкан. Китапны алу өчен ул әдәби кафега килгән. “Уйламаган көнем юк” китабы белән бергә ул балалар өчен дә берничә китап сатып алган.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев