Республика баш эпидемиологы ковидтан прививка турындагы сорауларга җавап бирәчәк
Онлайн-чара 10 мартта узачак.
(Тәтеш, 10 март, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда яшәүчеләрнең коронавирустан вакцинация турындагы сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк. Туры эфир Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән көрәш буенча оператив штабның Инстаграм битендә узачак.
Белгеч вакцина кемгә туры килә, прививкага кадәр һәм аннан соң нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләячәк һәм республикада яшәүчеләр еш бирә торган сорауларга җавап бирәчәк.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Covid-19дан вакцинация. Аны куллану буенча инструкция» трансляциясе модераторы булачак. Онлайн-чара 10 мартта узачак.
Онлайн-чараны Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб, шулай ук республиканы Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-03-2021/tatarstan-bash-epidemiology-kovidtan-privivka-turyndagy-soraularga-avap-bir-ch-k-5811641
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев