Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән
Волонтерларны җәлеп итү 24 майга кадәр дәвам итә.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашу өчен 800 волонтер теркәлгән. Аларның иң өлкәненә - 79 яшь. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Волонтерларны җәлеп итү 24 майга кадәр дәвам итә.
Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.
Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185629/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев