Республика «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Җәмгыять

Республика «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә

Лидерлар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе.

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.

ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда барлык төр милек формасындагы оешмалар гомуми суммасы 306,2 миллион сумны тәшкил иткән 786 мең билет саткан.

2023 елның 10 ае эчендә алган керем буенча лидерлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт филармониясе, «Мадагаскар» кинотеатры (Бөгелмә), «Мастеровые» Рус драма театры (Чаллы) һәм Болактагы Яшьләр театры. «Пушкин картасы» буенча иң күп билетларны «Мадагаскар» (Бөгелмә), «Сансити», «Синема пять-Бар» һәм «Синема-5» (Түбән Кама) кинотеатрлары, шулай ук Г.Камал театры саткан.

фото: Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-puskin-kartasy-programmasyn-gamalga-asyruda-aldyngy-tobaklar-bislegena-kera-5880175


Нет комментариев