Республикабыздагы чәчтарашханәләр үз эшләрен башлап җибәрәчәк
Рөхсәт алу өчен СМС-хәбәрләр исемлегенә яңа максат өстәләчәк
(Тәтеш, 18 апрель, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлый. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бу хактагы документны имзалаган. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
Хезмәткәрләрнең эшли башлаганчы башта тән температураларын тикшереп каравы мәҗбүри таләп итеп куела. Чәч кистерергә килүчеләрне алар алдан язып куеп кабул итәчәкләр. Килүчеләрнең вакыт аралыгы ун минут, хезмәткәрләр арасындагы ераклык 1,5 метр булырга, шулай ук килүчеләр чираты аралыгында бүлмә җилләтелергә, эш кирәк-яраклары дизенфекцияләнергә тиеш.
Эшкуарлар, оешмалар үзләренең хезмәткәрләрен йогышсызландыру әйберләре, битлек, перчаткалар белән тәэмин итәргә тиеш.
Чәчтарашханәгә килүчеләрнең кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеген булдыру таләп ителә.
Чәчтарашханәгә барыр өчен СМС-рөхсәт алу зарур. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев