Республикада 17 градуска кадәр салкынайта
Иртәгә, 2 мартта, көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын фаразлана.
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). 2 мартта Татарстан территориясендә томан, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә.
Чәршәмбе көнне явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар март аенда Татарстанда явым-төшем күләме нормадан артык булачагын хәбәр иткән иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-03-2022/tatarstanda-17-graduska-kad-r-salkynayta-5850452
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев