Республикада 36 градус салкын булачак
Җәмгыять

Республикада 36 градус салкын булачак

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы вәгъдә итә.

(Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таңнары»). Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы -36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торшышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -24…-29 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -16…-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-02-2021/tatarstanda-36-gradus-salkyn-bulachak-5807201

фото6 архив/Авангард


Нет комментариев