Республикада 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә
Буран сәбәпле, күз күреме начараерга мөмкин.
(Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.
Иртән һәм көндез буран сәбәпле, күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да азракка начараюы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -9…-4 градус, көндез -6…-1 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/03-03-2021/tatarstanda-4-martta-buran-m-k-chle-il-k-tel-5810442
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев