Республикада 441 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды
Җәмгыять

Республикада 441 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды

Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатир алды.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таннары"). Татарстанда 441 яшь гаилә 2020 елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатир алды.

«Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/02-07-2021/tatarstanda-441-yash-gail-ya-a-torak-programmasy-buencha-fatir-aldy-5828896


Нет комментариев