2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 миллиард сум юнәлдерелгән.
352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән, һәм шулай ук авария хәлендәге 648 торакта яшәүчеләр күчерелгән (2024 ел азагына кадәр тагын 17 торактан күчерү планлаштырыла). Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Торак» федераль проекты кысаларында гомуми суммасы 18 миллиард сум тәшкил иткән 55 инженерлык һәм юл инфраструктурасы объекты төзелгән. Быел 4 инженерлык инфраструктурасы объектының төзелеше төгәлләнгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-6-elda-352-obekt-tozelgan-ham-tozeklanderelgan-5898427
Нет комментариев