Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды

Аларга дүрт укыту программасы бар.

(Тәтеш, 19 август, «Тәтеш таңнары»). Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар. Алар:

Ozon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

Wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

Яндекс.Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.

Реклама

Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. Уку нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга квалификацияне күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә. 

Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча инструкцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://cli.co/JPEK6R2

2021 елда «Минем бизнес» үзәгенең квалификация күтәрү программасында 200дән артык эшмәкәр һәм аларның вәкилләре катнашкан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-esmakarlarga-marketpleislarda-sauda-itu-ocen-yana-yardam-carasy-buldyryldy-5875164

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев