Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада ике җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән

Дүрт кеше (шуларның берсе — бала) хастаханәгә озатылган.

(Тәтеш, 5 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда ике җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, дүрт кеше (шуларның берсе — бала) хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Кама Аланы янында булган. Биредә ике «Лада Приора» автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, аларның икесе дә кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Авария нәтиҗәсендә ике хатын-кыз, бер ир-ат һәм биш яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар», — дип искәртә аварияне күргән кешеләр.

фото: шаһитлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев