Республикада илкүләм проект буенча 6 елда 1,1 млрд сумлык грант ярдәме күрсәтелгән
Җәмгыять

Республикада илкүләм проект буенча 6 елда 1,1 млрд сумлык грант ярдәме күрсәтелгән

Республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында 6 ел эчендә эш башлаучы 342 эшмәкәргә «Агростартап» дәүләт программасы буенча гомуми суммасы 1,1 миллиард сумлык грант ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

2025 елда кече форма хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 1 миллиард 350 миллион сум күләмендә ярдәм чаралары каралган. Бу – республика бюджетыннан бүленгән чараларны арттыру исәбенә, 2024 ел белән чагыштырганда, 170 миллион сумга күбрәк. Алар федераль үзәк катнашындагы – 6 һәм республика карамагындагы 9 юнәлешкә бүленәчәк. Республика беренче чиратта шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен ярдәм итүгә өстенлек бирә. Ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярты миллиард сумлык ярдәм тәкъдим итү – ил күләмендә башка күрелмәгән очрак.

 


Нет комментариев