Республикада контракт буенча хезмәткә ярдәм өчен бүген концертлар һәм пикетлар уза
Бүген патриотик акция «ВСЕ СВОИ» марафонын яклап уза.
Казанның берничә локация урынында — «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, Бауман һәм Петербург урамнарында (»Кольцо» сәүдә үзәге), Мәскәү базарында пикетлар уза. Анда теләгән һәркем контракт хезмәте буенча консультация ала ала.
Әлеге патриотик акция «ВСЕ СВОИ» марафонын яклап уза. Ул шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәсми сайтында туры эфирда трансляцияләнә. Анда контракт буенча хезмәт һәм ярдәм чаралары темасына гына түгел, шулай ук спикерлар махсус операция сәяси аспектлары, патриотизм тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре һәм Ватанга хезмәткә карата диннең мөнәсәбәте турында фикер алышачак. Әлеге темаларга фикер алышуда Россия Саклану министрлыгы, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, «Ватанны саклаучылар» фонды, хәйрия оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре ветераннары, политологлар, тарихчылар һәм төбәк һәм федераль масштабтагы журналистлар катнашачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kontrakt-buenca-xezmatka-yardam-ocen-tatarstanda-bugen-koncertlar-ham-piketlar-uza-5877770
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев