Республикада Мәләкәс һәм Нокса елгалары чистартылачак
Җәмгыять

Республикада Мәләкәс һәм Нокса елгалары чистартылачак

Татарстанда Мәләкәс һәм Нокса елгаларының экологик системасын торгызу эшләрен яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарырга планлаштырыла

Әлеге яңа илкүләм проект 2024 елда «Экология» илкүләм проекты төгәлләнгәннән соң старт алачак.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Экологик иминлек» илкүләм проекты 2025-2030 елларда гамәлдә ашырылыр дип көтелә. Ул алты федераль проектны колачлый, шул исәптән «Россия сулары» проектын, ә ул моңа кадәр булган «Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларындагы юнәлешләрне берләштерәчәк.

Проектның паспортына караганда, финанслауның гомуми күләме 210,15 миллиард сумны тәшкил итә. «Россия сулары» проектының максаты – су объектларының экологик хәлен яхшырту, шул исәптән аларга коя торган чистартылмаган агынты суларның күләмен киметү.

«Россия сулары» проекты кысаларында Татарстанда түбәндәге елгаларны чистарту эшләре башкарылачак: Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы (2025-2026 елларда 320,7 миллион сум юнәлтеләчәк: 2025 елда – 168,9 миллион сум, 2026 елда – 151,7 миллион сум); Казан шәһәрендәге кушылдыклары белән Нокса елгасы (2028-2030 елларда 718,9 миллион сум юнәлтеләчәк: 2028 елда – 210 миллион сум, 2029 елда – 250 миллион сум, 2030 елда – 258,9 миллион сум).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilkulam-proekt-yardamenda-tatarstanda-malakas-ham-noksa-elgalary-cistartylacak-5894306


Нет комментариев