Республикада миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган
Җәмгыять

Республикада миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган

Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«Дәүләт 40 яшьтән өлкән кешеләрне ел саен, 18 – 39 яшьлекләрне өч елга бер бушлай тикшерүне гарантияли. Диспансеризациянең катлаулы авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауда зур потенциалы бар», – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Каралганнарның 31,2 проценты, ягъни, 300 мең чамасы кеше өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Быел 40 мең авыру беренче мәртәбә ачыкланган, аларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган.

Беренче мәртәбә ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары (30%) һәм ашкайнату әгъзалары авырулары (12,4%) беренче урында. Олы кешеләрне диспансеризацияләү йомгаклары буенча яман шешнең 679 очрагы ачыкланган һәм аларның 78,2 проценты башлангыч стадияләрдә.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев