Республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга үткән ел 2,5 млрд сум бүленде
2023 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте (РФ бюджетыннан – 1 989,68 млн сум, ТР бюджетыннан – 498,2 млн сум).
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге акчага үткән ел республикада 28 объект төзелде.
Моннан тыш, 2023 елда медицина оешмаларының һәм шул исәптән аларның авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 50 меңнән артык булмаган кече шәһәрләрдә урнашкан аерымланган структур бүлекчәләре 117 бинасына капиталь ремонт үткәрелде.
Шулай ук беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтә торган медицина оешмаларына, авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмаларына 867,82 млн сумлык суммага 1979 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.
Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары, һәм шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдәге медицина оешмалары өчен 3 берәмлек автомобиль транспорты кайтарылды. Алар пациентларны – медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентларның яшәү урынына йөртү, шулай ук тикшерү өчен биологик материалларны илтү, ерак урнашкан районнарда яшәүчеләргә дару препаратлары китерү өчен кирәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-salamatlek-saklaunyn-berencel-zvenosyn-yanartuga-utkan-el-25-mlrd-sum-bulende-5883282
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев