Республикада төнлә 26 градуска кадәр салкын булачак
Җәмгыять

Республикада төнлә 26 градуска кадәр салкын булачак

Татарстан территориясендә һава торышын Себер антициклоны билгели.

(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшем булу ихтималы аз. Юлларда бозлавык хасил була. Төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә төбәктә һава температурасы -14.. -19 градус, аязган вакытта -21..-26 градус булачак. Көндез -8..-13 градус булуы көтелә. 

Метеорологлар фаразы буенча, Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль салкыннар торачак. Республика территориясендә һава торышын әлегә Себер антициклоны билгели, дип хәбәр иткән идек.  Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев