Реклама
Җәмгыять
Республикада узачак хезмәт ярминкәсендә бөтен Россиядән 9,5 меңләп вакансия тәкъдим ителә
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
(Тәтеш, 19 июнь, «Тәтеш таңнары»). «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Татарстанда аның кысаларындагы чаралар өч шәһәрдә – Казан, Чаллы һәм Түбән Камада үткәреләчәк.
Казанда Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе «Горки-Әмәт урманы» паркында (Җиңү проспекты, 69) оештырылачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 917 395 45 74.
Чаллыда ярминкәне «КАМАЗ» Мәдәният сарае кабул итәчәк (Тынычлык проспекты, 87/22). Белешмә өчен телефон: 8 917 270 08 94.
Түбән Кама шәһәрендә ул «Ковер» Яшьләр инициативасы үзәгендә (Мәктәп бульвары, 7/2) узачак. Мәгълүмат өчен телефоннар: 8 917 884 25 55 һәм (8555) 41-69-23.
Эш урыннары тәкъдим ителә торган әлеге ярминкәләргә керү бушлай. Бары тик алдан түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк: https://trudvsem.ru/job_fair#form. Шунда язып җибәргән электрон почтага чакыру киләчәк.
Татарстанда узачак ярминкәдә барлыгы 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителер дип көтелә. Анда республикадан да 377 оешма катнашачак.
Әлеге вакыйга эш эзләүчеләргә бүгенге көндә аеруча ихтыяҗ зур булган һөнәрне табарга, ә инде эше булганнарга яңа вакансияләрне барларга булышачак. Ярминкәдә катнашучылар хезмәт базарындагы ихтыяҗлар белән таныша алачак. Шулай ук аларга «Демография» илкүләм проекты буенча яңартыла торган мәшгульлек хезмәтенең заманча мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим ителәчәк.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-uzacak-xezmat-yarminkasenda-boten-rossiyadan-95-menlap-vakansiya-takdim-itela-5872501
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев