Республикада ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган
Россиядә барлык дәүләт учреждениеләренә социаль челтәрдә рәсми сәхифәләрен ачарга мәҗбүр иткән «дәүләт пабликлары» турындагы закон 2022 елның 1 декабрендә үз көченә керде.
(Тәтеш, 29 май, “Тәтеш таңнары”). Татарстан дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы, ягъни рәсми ачык бите теркәлгән.
Аларның күпчелеге – белем бирү учреждениеләренә карый иенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләр өченче урында – спорт учреждениеләре.
– Татарстанда белем бирү учреждениеләренең социаль челтәрдә рәсми битләрен ачу һәм аларга «дәүләт паблигы» статусын алу буенча киң колачлы эш башкарылды, – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. – Бүгенге көндә барлык белем бирү учреждениеләре, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары, югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының да дәүләт паблигы бар. «ВКонтакте» – илдә төп социаль челтәр һәм аралашу өчен иң зур мәйданчык санала. Ул әти-әниләр, укучылар, укытучылар, учреждение җитәкчеләре һәм хакимият вәкилләре белән бәйләнештә торуның иң нәтиҗәле ысулы. Тиз арада кире элемтә урнаштыру һәм дөрес мәгълүмат чыганагы да – белем бирү процессында катнашучылар шул рәвешле мәктәп яки институт тормышыннан һәрвакыт хәбәрдар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-vkontakte-social-celtarenda-7-menga-yakyn-daulat-pabligy-acylgan-5871708
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев