Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада янә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Төнлә һава температурасы +10, +15, көндез +23, +28 градус тәшкил итәчәк.

(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары") Иртәгә, 9 июньдә, Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә аерым районнарда, шулай ук Казанда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Яшен вакытында ул көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Төнлә һава температурасы +10, +15, көндез +23, +28 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның көньяк-көнчыгышында кояш ныграк кыздырачак.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-06-2021/tatarstanda-yan-yashenle-ya-gyrlar-m-k-chle-il-k-tel-5826217

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев