Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгуның 131 очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда Яңа ел алдыннан янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан баш дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары якынча 20 процентка арта. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 20 декабреннән, 2021 елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде», — диде ул.

Максим Трущин сүзләренә караганда, узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә 131 янгын чыккан. Нәтиҗәдә 11 кеше вафат булган, 10сы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт итүнең көчәйтелгән эш режимына күчә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев