Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада Зәй елгасында балыкчының мәетен тапканнар

Коткаручылар балыкчының кармак шнурына чорналып елгага егылганын ачыклаган.

(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары"). Татарстанның Түбән Кама районы Зәй елгасында балыкчы батып үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте.

Батып үлгән ир-ат Бөгелмә кешесе, ул балык тотарга килгән булган. Шаһит сөйләвенчә, ул елгада ир-атны күреп алган, су йоткан бөгелмәленең кулыннан тотып алган, әмма көче беткәч аны җибәргән. Балыкчы ир-ат агып киткән.

Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән, алар балыкчының кармак шнурына чорналып елгага егылганын ачыклаган. Коткаручылар 48 яшьлек балыкчы ир-атның мәетен тапкан.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-06-2021/tatarstanda-z-y-elgasynda-balykchyny-m-eten-tapkannar-5826226

фото: Валентин Кулагин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев