Медицина учреждениеләрен югары технологик җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барыла.
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган.
17 медицина учреждениесенә заманча маммографлар кайтарылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 20 стационар рентген аппараты урнаштырылган, алар инде пациентларга хезмәт күрсәтә башлаган. Эндоскопия системалары белән 3 район хастаханәсе тәэмин ителгән.
Республиканың 38 районындагы фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАП) автоматик дефибрилляторлар алыштырылган. Шулай ук ФАПларга сулыш алу аппаратлары (224 данә) кайтарылган.
фото: скриншот
Нет комментариев