Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Резеда Гыймадиева: Минем әнием Гөлфия

«Авангард» газетасы редакциясе Тәтеш таңнары сайтында Әниләр көне уңаеннан үткәрә торган «Әнине яратып» фотоконкурсы бара.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш таңнары сайтында "Авангард" газетасы редакциясе үткәрә торган "Әнине яратып" фотоконкурсына беренче катнашучыбыз Резеда Гыймадиевадан фото килде. Ул әнисе Гөлфиягә иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерә.

"Минем әнием Гөлфия.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем"әннә", "әни" сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.
Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим".
Фотоконкурс шартлары БИРЕДӘ:👇🏻
http://tetyushy.ru/contest/fotokonkurs-mame-s-liuboviu

Реклама

18+

Фотосурәтләр фотоконкурста катнашучылар тарафыннан җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День матери